

Археологлар Дагыстанда Дербенттан ерак түгел җиде мең еллык борынгы торак тапкан, бу хакта НТВ хәбәр итә.
Белгечләр табылдык урынында чыннан да торак булган дип фаразлаган, әмма аларның фаразлары “Кавказ” федераль трассасының яңа участогын төзегәндә расланган.
Эшләр вакытында туфракның өске катламнары алынган, беренче атнада галимнәр уникаль таш кораллар, чүлмәкләр, керамик тәгәрмәчләр тапканнар, уртада учагы булган ярым землянка тибындагы торакларны казып чыгарганнар. Иң кызыклы табылдыкларның берсе дип археологлар кечкенә балчык үгез сыннарын саныйлар.
Археологларның экспедицион отряды җитәкчесе Тарас Толубаев бу табылдыкларның Кавказның төньяк-көнчыгыш территорияләре өчен бүгенге көндә табылганнар арасында иң борынгылары булуын билгеләп үтте.
Белгечләр җир астында ике метр тирәнлектә биләмә генә түгел, ә хуҗалык корылмалары һәм һөнәрчелек остаханәләре булган тулы бер шәһәр ята дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Алар энеолит чорына, кешелек дөньясы таш гасырдан бронза гасырына күчкән чорга карый. Археологлар Кавказның борынгы тарихын ачарга мөмкинлек бирә торган борынгырак артефактлар табарга исәп тоталар.
Чыганак: lenta.ru