Король гаиләсе әгъзасы Әл-Вәлид ибн Халед Әл Сауд моннан 20 ел элек, 2005 елда Лондондагы (анда ул хәрби көллияттә укыган) коточкыч юл-транспорт һәлакәтенә эләгеп, комага киткән булган. Ул вакытта аңа 16 яшь булган, автоһәлакәттә яшь егет баш сөяге-мие җәрәхәте алган һәм аның баш миенә кан сауган.
20 ел дәвамында табиблар аның гомерен ясалма рәвештә озайтып торган – Әл-Вәлиднең кайгыга баткан әтисе принц Халед гомерне тәэмин итү аппаратын сүндерүдән баш тарткан, гәрчә табиблар берничә тапкыр моны эшләргә киңәш итсәләр дә һәм егетнең исән калу өмете юк дип ышандырсалар да. 2019-2020 елларда “йоклап яткан принц” янәсе кулын селкеткән дигән өмет тудыручы яңалыклар да пәйда булган булуын, әмма шшу көннәрдә аның йөрәге бөтенләй туктаган.
Чыганак: Mash Телеграм-каналы.