Дөньяда ниләр бар?
16 июль 2025, 07:35

Туган көненә таныш булмаган 100 кеше килгән (ВИДЕО)

Әстәгъфирулла!

Мәскәүдә дуслары булмаган яшь кыз  социаль челтәрләрдә таныш булмаган кешеләрне туган көненә чакырган. Ул урнаштырган постны күрүчеләр күп булган – нәтиҗәдә аны котларга бүләкләр күтәреп 100 кеше килгән.

Арзу исемле яшь кызның 26 яшен билгеләргә чакырырдай бер кешесе дә булмаган һәм ул кызык итеп теләгән һәркемне чакырган. Роликны көтмәгәндә 30 мең кеше караган һәм күпләр Арзуга киләбез дип яза башлаган. Аптыраган яшь кызаның гомер бәйрәменә килергә теләгән һәркемне сыйдырыр өчен зур бина арендалаган. Тик менә табынга, аниматорларга һәм тамадага акчасы җитмәгән, күрәсең. Ул нидер кирәксә, үзегез сатып алыгыз, дигән...

Шундый көтелмәгән туган көн бәйрәменнән шатлык-куаныч хисләре кичергән яшь кыз менә инде икенче атна рәттән таныш булмаган кешеләр алып килгән бүләкләр төргәкләрен – бизәнгечләр, косметика, савыт-саба һәм тагын әллә нинди башка нәрсәләрне – ачып, сөенә, ди. Фатир чәчәкләр гөлләмәләренә күмелгән.

Менә бит! Шулай да була икән! 

Чыганак: SHOT Телеграм-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас