Дөньяда ниләр бар?
16 июль 2025, 18:13

Әнисенә, хатынына, дусларына шалтыратып караган, тик файдасыз...

Рус туристы Төркия тауларында бәлагә юлыккан. 

Русия туристы чак кына Төркия тауларында һәлак булмый калган. Ул маршрутының никадәр катлаулы икәнен алдан бәяли алмаган, бие биеккә менгән һәм  һушын югалта башлаган. Аны кәрәзле оператор ярдәме коткарган.

Бу хәл Аланиянең таулы җирлегендә 9 июльдә теркәлгән. Сәяхәтче Евгений  тауларга походка киткән һәм адашкан. Эссе кояш астында озак йөргәнгә күрә ул үзен начар хис иткән, тончыга башлаган һәм атлый алмас дәрәҗәгә җиткән. Берәрсенең ярдәменнән башка таулар тоткыныннан котыла алмаячагын аңлагач, ул якыннарына шалтырата башлаган. Әисенә,  дусларына һәм хатынына шалтыратып булмаган – телефонс балансында акчасы булмаган. Коткару хезмәтенә дә шалтырата алмаган. Ничарадан бичара Евгений “Билайн” хезмәтенә шалтырата.

Егетнең бәлагә юлыкканын белгәч, оператор хезмәттәшләреннән консилиум җыйган – алар коллектив рәвештә гид һәм консуллык белән элемтәгә кергәннәр һәм Евгенийның координаталарын коткаручыларга тапшырганнар. Евгений элемтәсез калмасын өчен аның  балансына бонуслар салганнар, һәм һәр 20 минут саен шалтыратып  тынычландырып торганнар, ориентлашырга ярдәм иттеләр һәм  хәлләре әйбәтме икәнен белешкәннәр.  “Билайн” операторына шалтыратып ике сәгать үтүгә туристны исән-сау кунакханәгә илтеп куйганнар.  Евгений тәртиптә, аны коткаруда катнашканнарга афәрин, укучыларның исә бу вакыйга турында укыгач, күңелләре тулгандыр. Күрүебезчә,  чит җирдә телефон исәбендә бер тиен акчасыз калу  бик хәвефле.  

Чыганак: Mash Телеграм-каналы. 


Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас