

Узган җомгада Мәскәүдә массакүләм намаз аркасында барлыкка килгән юл бөкесен видеога төшереп алганнар. Роликны “Бладсикер 2.0” Телеграм-каналы бастырган.
Видеода бер ир-ат водительләр юлда ташлап калдырган дистәләгән машиналарны күрсәтә. “Менә бу зу-у-у-у-р тыгын әнә шунда еракка кадәр дәвам итә”, – ди ул кулы белән ишарәләп. Шулай ук видеоны төшерүче ир-ат “кулларына кечкенә келәмнәр тотып ашыккан кешеләрне” күргән.
Һәр җомгада мөселманнарның коллектив намазлары уза, шуңада меңәрләгән мөселман шәһәр мәчетләренә ашыга. Еш кына мәчетләр теләгән һәркемне сыйдыра алмыйлар, шуңа да шактый халыкка урамда намаз укырга туры килә.
Соңрак бу видеога карата Кеше хокуклары буенча совет әгъзасы Кирилл Кабанов үз фикерен белдерде.
Ул юлда ясалма рәвештә тудырылган транспорт коллапсында “читтән килгән мигрантларның гамәлләрендә” массакүләм хокукка каршы гамәлләрне күргән. Җәмәгать эшлеклесе ассызыклавынча, рәсми власть органнарының гамьсезлеге “тагын да зуррак тәртипсезлек” өчен этәргеч бирәчәк.
“Аларга бармак бирсәң, алар кулыңны тешләячәк – бу универсаль закон. Җомга көнне Генарал Дорохов урамында булган хәл – бу оят хәл генә түгел, бу әле власть дискредитациясе дә”, – дигән Кабанов.
Аннары шуны да әйтеп үтәргә кирәк. Бу бөкедә хәрби йөк машинасы водителе дә булган. Бу мәхшәргә исе киткән водитель үзенең видеосында мигрантларны гаепли, алардан теләсә кайда туктап машиналарын ташлап калдырмауны таләп итә. Видеода юлның ябык икәнен дә күрсәтә ул – бер-бер артлы туктаган йөк машиналары хәрәкәтне параличлаган.
Ә шул бөкедә гомере кыл өстендә торган берәр авыруга медиклар ашыккан чак булса? Кемдер аэропортка барырга мөмкин, тагын берәр башка җиргә. Юл барысы да бер каршылыксыз кулланыр өчен төзелгән. Ә кемдер аннан йөрүдә киртәләр тудыра...
Чыганак: lenta.ru