

Новостройкалар хуҗалары фатирлары стеналарында йомырка эзли. Сәбәбе – намуссыз ремонт бригадалары оештырган этлекләр.
SHOT ПРОВЕРКА язуынча, хәзер фатир хуҗалары көтеп алган квадрат метрларын тепловизор белән кабул итә. Сәбәбе – өстәмә акча эшләргә теләүче төзүчеләр тарафыннан оештырылган диверсияләр. Екатеринбургта бер яшь кызның фатирына төзүчеләр розетка астына йомыркалар яшереп калдырган. Мәскәүнең Рублёвское шоссе адресында урнашкан фатир стенасына да эшчеләр күкәй тыгып калдырган, ә соңрак бинада таралган коточкыч сасы истән котылу өчен 100 мең сум акча таләп иткәннәр.
Схема шундый: эшчеләр новостройкаларның гипсокартон стеналарында йомырка тыгып калдыра. Берничә көн үтүгә фатирда чыдап була алмаслык сасы ис тарала. Үзаллы сасы ис чыганагын табу һәм аны бетерү мөмкин түгел, шуңа эшчеләр йомыркалар яшерелгән урынны күрсәткән өчен акча таләп итә.
Хәзер фатирлар хуҗалары яңа биналарның стеналарын суккалап чыгарга һәм тепловизор белән сканерларга мәҗбүр.