

Туапседа бер кызыклы хәл булган. Ике турист кыз диңгездә сапбордларда йөзәргә җыенган, берсе икенчесен үзенең айфонына төшергән. Кинәт ул гаджетын диңгезгә төшереп җибәргән. Айфон краб өстенә төшкән. Соңыннан бахыр краб 10 минутлап үзенең җиңел булмаган су асты тормышы турында видеоблог төәшергән хәтта (гаджетның видеокамерасы кабынган килеш калган).
Диңгез төбенә 13нче модельле iPhone Кара диңгез акваториясендә сапбордларда йөзәр алдыннан махсус вакуум пакетка салынган килеш төшеп киткән. Ул 5 сәгатькә якын 10 метр тирәнлектә яткан.
Гаджетны водолазлар 8000 сумга алып чыгарга ризалашкан.
Шул фото-видео төшерәм, селфи ясыйм дип күпме кеше гомере өзелде... Әле ярый бу юлы телефон гына төшеп киткән.