

Воронеж халкы җәмәгать WI-FI челтәрләренең парольләре артыннан чын-чынлап ау оештырган. Чөнки шәһәрдә атнага якын вакыт дәвамында мобиль интернет юк. Шуңа вай-фай парольләре алтын бәрабәренә тиң – аны кешеләр өйдән тыш урыннарда ничек тә булса элемтәгә чыгар яисә мобиль сервислар белән кулланыр өчен бер-берсенә кулдан кулга тарата. Шулай ук кайсыбер челтәрле киосклар янында халыкның күпләп җыелуын да күрергә була, дип язалар Телеграм-каналлар. Кешеләр шундый төркемнәргә берәрсе белән язышырга яисә маршрут карарга дип оеша. Шәһәрдә навигация системасы да “ята”, ди.
БПЛА һөҗүмнәре аркасындакабул ителгән бу чаралар хакынд башка шәһәрләр халкы да хәбәр итте. Әмма Воронежда бу чара нәтиҗәлелеген яхшы күрсәткән, шуңа барысы да диярлек мобиль интернетны сүндерүгә аңлап карыйлар.
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.