Балалы ата-аналарга рейслар дүрт сәгатьтән артык тоткарланган очракта аэропорт кунакханәләре бирергә кирәк. Мондый тәкъдим белән Дәүләт Думасы депутаты Игорь Антропенко чыгыш ясаган.
Ул балаларның аэропорт идәнендә йоклавын мөмкин булмаган хәл дип атаган. Сәясәтче әйтүенчә, көтелмәгән тоткарлыклар вакытында авиакомпания һәм аэропортлар балаларны ата-аналары белән бизнес-залларга бернинди чиратсыз кертергә тиеш.
“Әгәр инде анда да урын җитмәсә, ә бүгенге көндә без нәкъ шундый хәлгә дучар булдык, рейслар дүрт сәгатьтән артыграк тоткарланган очракта аэропорт кунакханәләрен тәкъдим итәргә кирәк”, – дип ассызыклаган ул.
Исегезгә төшерәбез, бу көннәрдә илебезнең зур шәһәрләре аэропортларында (аеруча Мәскәү белән Санкт-Петербург аэропортларында) коллапс күзәтелә.
Мәсәлән, 7 меңнән артык пассажир әлегә кадәр Питердан очып китә алмый. Аэропортларда кешеләр коточкыч күп! Мәскәүдә шулай ук тоткарлыклар бар, кешеләр идәндә йоклый. Сәбәбе – пилотсыз очкычлар хәвефе.
Ленинград өлкәсенең Лужск районында төнлә өч дрон бәреп төшерелгән. Мәскәүдә 8 БПЛА юк ителгән.
Пулковода 100дән артык рейс тоткарланган — 2дән 6 сәгатькә кадәр, тагын 30га якын рейс гамәлдән чыгарылган. SHOT мәгълүматлары буенча, запас аэропортларга 80нән артык самолет киткән. Кешеләргә су һәм ризык бирелә.
Мәскәүдә 30га якын рейс тоткарланган яки гамәлдән чыгарылган. Шулай да хәлләр акрынлап нормальләшә.
Чыганак: SHOT Телеграм-каналы.