+22 °С
Яңгыр


Стәрлетамак кешесе күршесенә БР Торак һәм төзелеш күзәтчелеге буенча дәүләт комитетына зарланган.
Күзәтчелек ведомствосы хезмәткәрләре Артем урамындагы 74 нче йортта яшәүченең шикаяте буенча гаризаны кабул иткәннәр. Алар планнан тыш күчмә тикшерү үткәргән. Сүз лоджиядә үз белдеге белән джакузи урнаштыру турында бара. Ачыкланганча, тикшерү вакытына фатир хуҗасы конструкцияне сүткән, хокук бозуны бетергән.
Чыганак: bashinform.ru