

Подмосковьеда яшәүче Виктория белән Дмитрий кызлары белән 29 июньдә биш йолдызлы Siu Collectio отелена урнашкан. 10 көн ял 350 мең сум торган. Тәүге кичтә алар отель территориясен карап йөргән. Диңгездә шторм булган, гаилә матур пирсны күрү белән шунда фото төшәргә ашыккан.
Кыз бала беренче булып пирсны уратып алган арканга тотынган. Шул вакытта аны ток суккан. Ул кулын арканнан алалмыйча суга егылган. Гаилә башлыгы кызы артыннан ашыккан, аны да ток суккан. Виктория сүзләренчә, ире ачыргаланып кычкырган, арканга ябышкан кулын аералмаган, шуңа ул башта кызы артыннан сикерә алмаган. Виктория дә ярдәмгә ташланган, аны да ток суккан.
Ата кеше ниһаять үзен аерып алырга көч тапкан һәм кызын судан алып чыккан. Бәхеткә, анда бик тирән урын булмаган һәм кыз бала ташка бәрелгәндә нык имгәнмәгән. Аны дәваханәгә алып киткәннәр. Ата кеше һәм кыз балада көчле имгәнүләр теркәлгән.
Соңрак аркан эчендә фонарь электр чыбыгы булуы ачыкланган. Кунакханәдә русиялеләргә янәсе камералардан видео начар һава торышы аркасында сакланмаган, дип белдергәннәр һәм зыянны компенсацияләү турында гариза кабул итүдән баш тартканнар. Әмма тагын бер бушлай ял атнасы тәкъдим иткәннәр. Гаилә өстәмә ялдан баш тарткан һәм җирле полициягә гариза язган. Кыз бала әле һаман стресс кичерә, ул күңел болгану аркасында берни дә ашамый диярлек, номердан чыкмый һәм диңгездән курка, ди.
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.