Дөньяда ниләр бар?
4 июль 2025, 08:16

Күршесенең бакчасында бу үсемлекне күреп, полиция чакырткан

Әмма хокук саклау органнары хатыннан көлгән генә.

Калмыкиядә яшәүче хатын петрушка тәмләткече белән киндерашны бутап, күршесенә полициягә зарланган.

SHOT Телеграм-каналы язуынча, биологияне начар белү Лагань шәһәрендә  яшәүче 66 яшьлек Надежданы шундый оят хәлгә калдырган. Надежда күршесе өйдә юк чакта  аның йорты һәм бакчасына күз-колак булып торган.

Шушы көннәрдә ул быел тәүге тапкыр күршесе участогына карлыган җыярга кергән. Участокка килү белән хатынның күзләре маңгаена менгән: койма буенда күршесе ару гына киндераш үстергән.  

Бик озак уйлап тормыйча, уяу хатын полиция чакырткан, полицейскийларны  участокка алып килгән  һәм... көлгән тавыш ишеткән.  Күршесенең бакчасында карлыган белән янәшә бик күп петрушка үскән...

Мөгаен, Надежда башкача бу йортка күз-колак булмас...

Чыганак: SHOT Teлеграм-каналы. 

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас