Дөньяда ниләр бар?
1 июль 2025, 12:36

Студент кыз зоопаркта маймылга тартырга вейп биргән

Бу хәл Кырымдагы данлыклы "Тайган" арысланнар зоопаркында булган. 

SHOT Телеграм-каналы видеосыннан скриншот.SHOT Телеграм-каналы видеосыннан скриншот.
Фото:SHOT Телеграм-каналы видеосыннан скриншот.

Кичә Кырымның “Тайган” арысланнар паркында студент кыз орангутангка вейп тартырга биргән. Бу кадрларны күргән зоояклаучылар шок кичергән.

Вейп тартучы кыз – студент. Ул җиңел авырлыкта бокс буенча  ярышларда катнаша. Ул читлек аша вейпын Дана кушаматлы маймылга тәкъдим иткән, аңа хәтта ошаган бугай. Ә менә “Тайган” паркы хезмәткәрләре бу хәлгә кире мөнәсәбәттә.

Орангутангны шунда ук тикшергәннәр, аның белән бар да яхшы кебек, дип язып чыккан иде SHOT Телеграм-каналы. Студент кызны арысланнар паркына башкача кертмәскә җыеналар.

Әмма бүген “Тайган” арысланнар паркы хезмәткәрләре Дана кушаматлы маймылның хәле начарлануын хәбәр иткәннәр. Ул көне буе ашаудан баш тарткан, бер генә урында ятып торган һәм туристларбелән аралашудан баш тарткан.  

Зоопарк хезмәткәрләре шикләнүенчә, тарткан вакытта маймыл вейпның картриджын йоткан булуы ихтимал (картридж эчендә 2,5-3 мл вейп өчен сыеклык). “Тайган” ветеринары  аңлатуынча,  бу сыеклыкның  җәнлек ашказанына эләгүе хәвефле, ул көчле агулану сәбәбе булырга мөмкин. Иртәгә орангутангны тагын бер тапкыр тикшерергә һәм арытаба дәвалау билгеләр өчен  аңа рентген ясарга җыеналар. 

Чыганак: SHOT Телеграм-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас