

АКШта акча яңгыры яудырганнар: Детройт халкына күктән йөзәрләгән долларлар коелган. Баксаң, бу күптән түгел бакыйлыкка күчкән автомойка хуҗасының соңгы үтенече булган икән.
Бу акция өчен хәтта шәһәрнең бер урамын япканнар. Анда күз ачып йомганчы халява яратучылар җыелган. Көндезге уникедән соң күктә вертолёт пәйда булган, вертолёттан акчалар ыргытканнар. Долларларның барысы да – чын. Шаһитлар сүзләренчә, акча өчен якалашулар да, сугышулар да булмаган, кешеләр тыныч кына долларларны җыйган да таралышкан, ярты сәгатьтән урамны янә машиналар хәрәкәте өчен ачканнар.
Э-э-э-х, вәт безгә дә күктән акча яусын иде!..
Чыганак: lenta.ru