Дөньяда ниләр бар?
26 июнь 2025, 04:24

Эльбруска менү бәясен 150 тапкырга арттырырга телиләр

Әстәгъфирулла! Табигать тудырган һәйкәлләргә дә хак күтәрәләр...

Эльбруска менү бәясен 150 тапкырга – 200 сумнан алып 30 000 сумга кадәр – арттырырга җыеналар. Моның төп сәбәбе – тәртипсез туристлар.

Милли парк вәкилләре сөйләүләренчә, ел саен 10 000 кеше Эльбруска менә яисә менәргә тырыша. Аларның бик азы гына үзе артыннан чүп-чарны җыештыра икән. Туристларның күбрәге чүп-чарны тауда калдыра, диләр. Чүп-чар шулкадәр күп җыела икән, аны КамАЗлар белән ташырга туры килә ди хәтта. Ә югарыдан аны волонтерлар көчләре белән төшерәләр икән.

Моңа өстәп, Эльбрус бозлыгы 2010 елдан алып 200 метрга чигенгән, бу исә стратовулканга йөкләнешне көчәйткән һәм кар ташкыннары очракларын арттырган. Шуңа “Приэльбрусье” хакимияте планнарында – туристлар агымын киметү һәм шул ук туристлар хәвефсезлеге өчен тауга менүне кыйммәтрәк итү. Милли паркны алар вакытлыча яба  яисә анда керүне чикли алмый, шуңа бәяне арттырырга телиләр. Ул көньяк һәм төньяк маршрутлары өчен гамәлдә булачак.

Чыганак: Mash Телеграм-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас