Дөньяда ниләр бар?
18 июнь 2025, 05:08

Ялдан фатирга кайтып кергән гаилә шок кичергән

Мондый хәл кем белән дә булырга мөмкин. 

SHOT Телеграм-каналы видеосыннан скриншот.SHOT Телеграм-каналы видеосыннан скриншот.
Фото:SHOT Телеграм-каналы видеосыннан скриншот.

Берничә мең данә бал корты Казанда яшәүче гаиләнең балконына ияләшкән, бөҗәкләр елдан артык үрчеп, бал ясап яткан.

SHOT Телеграм-каналы язуынча, ир белән хатын бер ел элек Казанда фатир сатып алганнар. Ремонт ясаганда алар балкон белән тыш арасында тар гына ярыкны күргән, әмма аны шул килеш калдырганнар.

Берничә көн элек гаилә отпусктан кайткан һәм балконда бал кортлары өеренә тап булган. Баксаң, бал кортлары коммунасы фатирның элекке хуҗаларыннан калган иске такталар арасында барлыкка килгән икән. Идәнне каерып ачсалар, ә анда – зур кәрәзләр һәм өч кило бал.

Ир белән хатын умартачы чакырткан. Безелдәүсез, тыныч балкон өчен гаилә умартачыга бал кортлары белән түләгән. Меңнән артык бал корты умарталыкка күченгән. ә үзләре бал ашап рәхәтләнә икән. 

Чыганак: SHOT Телеграм-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас