

Уфа туристлары менә инде дүртенче көн Шарҗәдән кайта алмый җәфалана.
Исегезгә төшерәбез, Air Arabia авиакомпаниясе Израиль белән Иран арасында конфликт кискенләшү сәбәпле Уфага булган берничә рейсны гамәлдән чыгарды. Тәүдә чикләүләр 16 июньгә кадәр гамәлдә иде, аннары аларны 20 июньгә кадәр озайттылар.
Гарәп Әмирлекләрендә ял итүче Ульяна Куликова сөйләвенчә, алар Шарҗәдән 14 июньдә Башкортстанга очарга тиеш булган, әмма алар һаман чит илдә кала бирә. Туристларны отельгә урнаштырганнар, әмма ни авиакомпания, ни туроператор вәкилләре аларның кайчан өйгә кайтачакларын төгәл хәбәр итми.
“Биредә Русиянең барлык шәһәрләреннән билгеләнгән көннәрдә очып китә алмаган туристлар бар. Без инде авиакомпаниягә дә, консуллыкка да яздык, әлегә җаваплар алмадык”, – дип сөйли Ульяна.
Кайчакта чит илләргә очарга җыенганда яисә кире илгә кайтканда рейслар тоткарлануга пыр тузып зарланган туристларга шаккатарлык. Бу бит аларның гомерен һәм хәвефсезлеген кайгыртып эшләнелә. Рейслар гамәлдән чыгарыла икән, димәк, я күк ябык, я самолет ватык. Рейс очып китәр самолет ремонтланган булырга һәм күк йөзе ракета-дроннардан азат булырга тиеш. Чит илгә ялга очардан алда Русиядәге генә түгел, дөнья дәрәҗәсендәге хәлләрне дә исәпкә алу, ихтимал хәвеф-хәтәрләрне бәяләү кирәктер.
Чыганак: bashinform.ru