

Берәдәк эт ярдәм сорап үзаллы ветеринария клиникасына килгән. Маэмайның сәламәтлеген тикшергәннәр һәм дәвалау курсы билгеләгәннәр – җаваплы “пациент” көн саен уколга йөри башлаган.
Ветеринарлар сөйләвенчә, бу гаҗәеп хәл Нальчик шәһәрендә теркәлгән. Урам этен ветклиниканың ишек төбендә күреп калганнар, авырган маэмай бина эченнән кем дә булса чыгар дип көтеп торган. Моны күргән хезмәткәрләрнең күңелләре нечкәреп киткән: алар этне алып кергән һәм җентекләп ткишергән: талпаннарны алып ташлаганнар һәм маэмайның аксап йөрүенә игътибар иткәннәр. Ветеринарлар эткә артрит диагнозы куйганнар. Дәвалау курсы билгеләгәннәр, “пациент” ерак китмәскә һәм уколларны төшереп калдырмаска тиеш булган.
Маэмайга Барбос кушаматы такканнар. Ул ветеринарлар киңәшләрен тыңлаган һәм кун саен клиникага уколга йөргән. Шушы көннәрдә дәвалау курсы тәмамланган. Хәзер Барбос модарчы авырткан аягына ышанычлы баса, аксамый. Ә медиклар исә аңа яңа йорт һәм хәстәрлекле хуҗалар эзли.
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.