Якын Көнчыгыштагы конфликт аркасында Израиль һәм Иран гражданнары күпләп Русиягә агыла башлаган. Бу хакта Mash Телеграм-каналы хәбәр итә.
Кешеләр Төркия, Әзербайҗан һәм Мисыр аша Русиягә килә. Аэропорт чиген үтүчеләрнең шактый өлеше – Израиль һәм Иранда яшәүче ике яисә аннан да күбрәк гражданлыкка ия русиялеләр. Аларның күбесе 10 еллап чит илдә яшәгәч туган якка омтылган.
Mash язуынча, андый пассажирларның бармак эзләрен төшерәләр, телефоннарын җентекләп карыйлар, төрле базалар аша эзләп тикшерәләр, алар белән әңгәмәләрне видеога төшерәләр. Процесс 5 сәгатьтән артык вакытны ала, ди.
Чик буе хәрбиләре Якын Көнчыгыш гражданнарын шулай ук җентекләп тикшерә. Моннан тыш, аларга еш кына керергә рөхсәт бирмиләр. Чик контролендә озак процедураларга ачуланган ике гражданлыкка ия русиялеләрне дә илгә кертмиләр.
Хәтерлисездер бит, берничә ел элек Русия сәясәте белән килешмичә башка илләргә китүчеләр аның турыда пычрак сүзләр сөйләде. Тик... Туып-үскән илне хурлау килешми шул, бу башка ил гражданлыгы алганнарга да кагыла, күрүебезчә, көннәрдән беркөнне ул кешеләр янә үз иленә кайтып егылырга мөмкин.
SHOT Телеграм-каналындагы бер комментарийга күзем төште, "запас" туган илләре барлыгын исләренә төшергән, ахры" диелгән иде анда...
Чыганак: lenta.ru