

Русиядә яшь парлар үзләренең туйларында күпләп спиртлы эчемлекләрдән баш тарта башлаган, алар гадәти спиртлы эчемлекләрне алкогольсез аналогларга алыштыра. Бу хакта туйларны оештыручыларга сылтама белән SHOT Telegram-каналы яза.
Чыганаклар сүзләренчә, алкогольдән баш тарту 35 яшьтән өлкәнрәк парлар арасында популялаша башлаган. Исерткеч эчемлекләр эчмәүне тантаналы көнне яхшырак истә калдыру теләге белән аңлата яшьләр. Алкогольсез туйларны шулай ук еш кына спорт белән шөгыльләнүче һәм дөрес тукланган парлар оештыра.
Мондый туйларда кунакларны алкогольсез шәраб, джин, виски һәм башка эчемлекләр белән сыйлыйлар. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, кунаклар еш кына яңа өйләнешүчеләр кагыйдәләрен кабул итә, әмма алкогольне тантанага яшерен алыа кергән очраклары да булгалый, ди.