

Уфадагы бер клиника ташламалар турында игълан язып элгән. Игъландагы мәгълүматка ярашлы, “яулык ябынган” (ягъни хиҗап яисә никабтагы) хатын-кызлар 5% ташлама алала.
Кулланучылар бу игъланда клиникага килгән башка пациентларга карата хокуклар бозуны һәм дискриминация билгеләрен күргәннәр.
Әлеге игъланны Сипайлово бистәсендәге бер клиника элгән. Биредә анализлар, массажлар, төрле процедуралар ясыйлар, шул исәптә капельницалар да куялар. Социаль челтәрләрдә бу уңайдан тавыш купкан: кемнәрдер Роспотребнадзорга шикаять язарга, ә кемнәрдер клиникага ябылырга киңәш иткәннәр.
UFA1.RU басмасы адвокат Роман Петровтан, гомумән, мондый ташламалар ясау законлымы, дип сораган. Юрист позициясе бу маркетинг ысулын чыннан да дискриминация дип санарга мөмкин дип белдергән.
"Әгәр сүз кайберәүләрнең диненә бәйле рәвештә ташлама бирелү, ә башкаларга бирелмәү турында бара икән икән, бу турыдан-туры Конституцияне бозу дигәнне аңлата һәм ким дигәндә административ хокук бозу составына эләгә”, – диде адвокат.
Белдерүдә шулай ук пенсионерлар категориясе дә бар — Роман Петров сүзләренчә, бу закон белән беркетелгән ташламалар, шуңа күрә монда бернинди хокук бозу да юк.
P.S. Клиника хуҗасы – шәфкать туташы Айгөл (һәрхәлдә ул үзен шулай атаган). Телефоннан журналист шалтыратуын ишеткәч, ул сорауны тыңлап тормыйча трубканы ташлаган.
Чыганак: UFA1.RU