Дөньяда ниләр бар?
3 июнь 2025, 08:09

"Лайк" куймасаң, премия түләмиләр

Менә сиңа мә!

Керчь хакимияте хезмәткәрләре премияләрдән мәхрүм итүләбез дип янауга зарланганнар. Бу хакта “Mash на волне” Телеграм-каналы хәбәр итә.

Басма язуынча, түрәләргә премияне бары тик шәһәр башлыгы Олег Каторгин постларына “лайк” куючылар гына алачак, дип вәгъдә биргәннәр.

Хакимиятнең 40лап хезмәткәре бер ай өчен 18 мең сум хезмәт хакы алган. Шул ук вакытта төрле өстәмәләр белән аларның эш хакы моңа кадәр 46 мең сум тәшкил иткән. Кайсыбер чиновниклар эштән китәргә җыена, ди.

Э-э-э-х, лайк куеп кына премия алсаң ансат булыр иде, куяр идек рәхәтләнеп ул “йөрәкләр”не, түләүле түгел бит алар, бушка...

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас