Дөньяда ниләр бар?
3 июнь 2025, 06:04

"БДИ алдыннан итәк астын тикшерделәр..."

Чыгарылыш укучылары бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыра. 

Пермьдә 11 сыйныф укучысы БДИ алдыннан досмотр вакытында аның итәге астын тикшерүләренә зарланган. Бу хакта Хәвефсез интернет лигасы башлыгы Екатерина Мизулина хәбәр иткән, ул укучы кыз турында  үзенең Телеграм-каналында язып чыккан.

Инцидент 2 июнь көнне Суздаль урамындагы 2нче санлы  экологик мәктәптә теркәлгән. Постка укучы кызның хәбәре дә куелган, анда ул  тентү алдыннан металлоискатель аша үтүен һәм приборның бернинди дә сигнал бирмәвен ассызыклаган. Әмма тикшерүчеләр укучы кызның аксап йөрешенә игътибар иткән һәм аяк киемен салуны сораган. Ә үсмер кыз  законлы вәкилсез аяк киемен салудан баш тарткан. Мизулинага ул исә аяк киеме кырган, дип аңлаткан.

Нәтиҗәдә, тикшерүче хатын унберенче сыйныф укучысының законлы вәкилен алып килә. “Мине аяк киемемне салырга һәм җәмәгать урынында итәгемне күтәрергә мәҗбүр иттеләр, болар барысы да тупас формада һәм миңа көчле басым белән булды", – дип язган ул, Мизулинадан ярдәм сорап.

Ә менә Ural Mash  Телеграм-каналы укучы кыз белем алган мәктәп директоры белән элемтәгә кергән. Директор кызның аяк киемендә күпсанлы шпаргалкалар табуларын хәбәр иткән. Хәзер чыгарылыш укучысына яла ягу өчен шикаять язарга мөмкиннәр, дигән Ural Mash. 

Чыганак: lenta.ru 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас