Бельгия сәяхәтчесе велосипедта Уфа аша Кытайга юл тота

Ул барлыгы 12 000 км ара үтәргә планлаштыра. 

Видеодан скриншот.Видеодан скриншот.
Фото:Видеодан скриншот.

Бельгия сәяхәтчесе велосипедта Уфа аша Кытайга  юл тота. Бу – 12 000 км, Русиянең 4 шәһәре һәм позитив хис-тойгылар.

Сәяхәтченең исеме – Клод  Бруир, аңа – 63 яшь. Ул Брюссельдән зур тагылмалы рикшада – 3 тәгәрмәчле велосипедта – юлга чыккан. Клод Шанхайга юллана. Анда ир-атның улы яши.

Бруир Русиянең Мәскәү, Казан һәм Уфа шәһәрләрендә булган. Чиратта – Омск шәһәре. Сәяхәтче сүзләренчә, ул Уфада озак торырга ниятләмәгән. Әмма  Клод Бруир көтмәгәндә  Уфада узачак Мең велосипедчылар көнендә катнашырга уйлаган. Бу чара 1 июньдә үтәчәк.

Чыганак: Mash Batash Телеграм-каналы. 


 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас