

Вологда өлкәсе Нюксенский районы башлыгы Юлия Шевцованы отставкага җибәргәннәр. Сәбәбе – түрә хатынның кызының тәртибе.
Күптән түгел Тик-Токта түрә Юлия Шевцованың кызы төшергән видео таралды. 19 яшьлек кыз: “Ты че, фраер, попутал? Ты знаешь, кто моя мама? Мэр. Мы тебя на СВО отправим!” – дип язылган ул роликта. Бу хакта Телеграм-каналлар да язып чыкты, анда комментарийлар язучылар рәхәтләнеп яшь кызның тетмәсен теткән.
Соңрак Юлия Шевцова кызы өчен гафу үтенеп видео яздырган яздыруын, әмма бу гына ярдәм итмәгән: төбәк губернаторы Георгий Филимонов хатынны вазифасыннан бушаткан.
“Муниципалитетның яңа башлыгы вазифасына югары ихтималлык белән махсус операция катнашучысы билгеләнер, бу вариант өстендә эшлим, Вологда өлкәсендә туры килгән кандидатуралар бар, шул исәптән “Геройлар вакыты” программасының төбәк аналогы – “Рус төньягы геройлары”н узган хәрби хәрәкәт ветераннары арасыннан да”, – дип язган Филимонов.
Үз статусың белән масайсаң бер хәл әле, ә 19 яшьлек кешегә ата-ананың вазифасы һәм дәрәҗәсе белән мактану бер дә килешми, миңа калса.
Чыганак: SHOT Телеграм-каналы.