400 укучы белән эшләгән репетитор кинәт үлгән

Тиздән ул өйләнергә тиеш булган...

Кытайда 400 укучы белән эшли башлаган репетитор артыгын эшләүдән үлеп киткән. Бу хакта South China Morning Post басмасы язган.

Ли фамилияле ир-ат университет тәмамлагач та  эре компаниягә онлайн-репетитор булып эшкә урнашкан. Компания кече һәм урта мәктәп укучылары өчен популяр онлайн-платформада  математика һәм инглиз теленнән белемнәрен дәресләр ярдәмендә ныгытырга мөмкинлек биргән. Ли  берничә ел репетитор булып эшләгән. Соңгы арада ул барлыгы 400 укучы алган булган һәм еш кына артыгын эшләгән. 

Тиздән  ялы һәм туе буласы Ли  барлык бурычларын берничә көн эчендә артыгын эшләп төгәлләргә ниятләгән. 22 апрельдә ул офиска киткән, ә кичен кәләше шалтыратуларына һәм смс-хәбәрләренә җавап бирми башлаган. Иртән Лины аның эш урынында җыештыручы күргән. Ул тын алмаган, офиска килгән медиклар аның үлемен раслаган. Бераздан ачыклануынча,  яшь ир-ат кискен йөрәк өянәгенә дучар булган. Линың гаиләсе аның үлеме эш һәм даими стресс белән бәйле булганлыгын дәлилләр өчен документлар әзерли, ди. 2 майда ул өйләнергә тиеш булган...

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас