Путин Кремльгә килүче туганнары турында сөйләгән

Бу көннәрдә "Россия. Кремль. Путин. 25 лет" дип аталган документаль фильм  дөнья күрде. 

Русия Президенты Владимир Путинның оныклары Кремльгә ирекле килеп йөри алалар, шулай да алдан хәбәр итәргә тырышалар, чөнки аның эшенең үзенчәлекләрен яхшы аңлыйлар, ди. Кремльгә килүче туганнары турында Путин журналист  Павел Зарубинга биргән интервьюсы барышында сөйләгән. 

Дәүләт башлыгы сүзләренчә, аның эш режимын “нон-стоп” сүзләре белән тасвирларга була, һәм бу якыннары белән очрашуларга чикләүләр сала.

“Алар (оныклар) алдан хәбәр итәргә, алар белән күрешер өчен минем кайчан буш вакытым булуын сорарга тырышалар”, – дип сөйләгән Путин.

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас