Сатып җибәргән ат бер елдан соң хуҗасына кайткан

Йорт хайваннарның кешеләргә булган тугрылыгына хәйран калырлык...

Сатып җибәргән ат бер елдан соң хуҗасына кайтканСатып җибәргән ат бер елдан соң хуҗасына кайткан
Сатып җибәргән ат бер елдан соң хуҗасына кайткан

Ингушетиядә сатып җибәргән ат бер ел үткәч хуҗасына кире әйләнеп кайткан. Ике тәүлек эчендә ул 10 километрдан артык юл үткән.

Ислам Мажор кушаматлы яраткан атын яшь ярымнан үстерә. Әмма 2024 елда финанс кыенлыклары аркасында сатарга мәҗбүр була. Ләкин бер елдан соң яраткан аты кире кайткан. Май башында ул  яңа хуҗаларыннан качкан һәм  2 көн эчендә 10 километрдан артык юл үткән. Бу хәлдән соң Ислам 300 мең сум табып, Мажорны кире сатып алган.

Кайчагында хайваннарның кешеләргә булган мәхәббәтенә һәм тугрылыгына хәйран калырлык...

Чыганак: Mash Телеграм-каналы. 

Фото: Mash Телеграм-каналы видеосыннан скриншот. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас