Шушы җәһәттән илдә президентлыкка кандидатлар арасында әледән киеренке көрәш башланган. Франция президенты вазифасына төп кандидатның берсе — популяр сәясәтче, «Милли берлек» лидеры Марин Ле Пен.
Илнең гамәлдәге президенты Эммануэль Макрон һәм аның тарафдарлары конкурентларга каршы көрәш башлаган. Президентлыкка кандидатурасын куярга җыенган Марин Ле Пенны җинаять җаваплылыгына тарттырганнар. Ле Пенны бюджет акчаларын исраф итүдә гаепләп, 4 елга төрмәгә утырту турында хөкем карары чыгарылган. Өстәвенә, шәхсән үзенә — 100 мең, партиясенә 2 млн. евро күләмендә штраф салганнар.
«Милли берлек» партиясе җинаять җәзасы бирү турындагы карарны кискен тәнкыйтьләгән. Сайлау кампаниясенә кадәр суд карары үзгәртелмәсә, Марин Ле Пен 2027 елда президент сайлауларында катнаша алмаячак.
Кремль бу вакыйганы демократик нормаларны санга сукмау дип бәяләде. Марин Ле Пенны Көнчыгышта Русия яклы сәясәтче дип атыйлар, Аны үткән президент сайлауларын алып барганда Русиядән акча алуда гаепләгәннәр, ләкин исбатлый алмаганнар.
Фото: ren.tv