Дөньяда ниләр бар?
7 апрель 2025, 04:38

Күп катлы йортта яшәүчеләр подъезддагы тарантулдан курыккан

Бу хәл Менделеев урамындагы йортта булган. 

"Пин и Пуф" кыргый хайваннарны реабилитацияләү үзәгеннән."Пин и Пуф" кыргый хайваннарны реабилитацияләү үзәгеннән.
Фото:"Пин и Пуф" кыргый хайваннарны реабилитацияләү үзәгеннән.

Уфада  зур тарантул күп катлы йортта яшәүчеләрнең котын алган. Бу хәл Менделеев урамында урнашкан 156нчы санлы йортта булган.

Куркыныч табылдык турында кешеләр шәһәрнең гражданнарны яклау идарәсенә хәбәр иткән. Уфалылар сүзләренчә, зур үрмәкүч лифт шахтасына кереп киткән. Үрмәкүчне эзләргә дип “Пин и Пуф” кыргый хайваннарны реабилитацияләү үзәге вәкилләре, шулай ук Роспотребнадзорның иҗтимагый белгечләре  килгән.

“Пин и Пуф” үзәге җитәкчесе Дмитрий Стрельников үзенең социаль челтәрләрендә сөйләвенчә, тарантулны тотар өчен зур бер операция оештырганнар.

“Идарә итүче компаниягә хәбәр бирдек, ул бу операция өчен үзенең вәкилен һәм лифт хезмәте белгечен тәкъдим итте, шулай ук алар үрмәкүчнең кайда булуын ачыклар өчен  видеофайлларны карап чыкты. Урында беренче подъездның лифт шахтасы түбәдән аска кадәр тулысынча карап чыктык. Лифт шахталарының берсендә  көньяк рус тарантулы ачыкланды. Татарантулны тапкан урын аның табигый яшәү мохите булмаганлыктан һәм өйдә яшәүчеләр өчен куркыныч булганлыктан, аны тартып алу турында карар кабул ителде. Вакыйга турында хисап төзеләчәк һәм БР Экология министрлыгына тапшырылачак”, – дип язган ул үзенең социаль челтәрләрендә. 

Чыганак: bashinform.ru


Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас