Дөньяда ниләр бар?
7 апрель 2025, 11:09

Өч тәүлек дәвамында машинасын куып тота алмый (ВИДЕО)

"Ниссан" Япониягә китеп бара, дип шаяртып язалар Телеграм-каналлар. 

SHOT Telegram-каналы.SHOT Telegram-каналы.
Фото:SHOT Telegram-каналы. 

Менә  инде өченче тәүлек рәттән Магаданда бер балыкчы үзенең внедорожнигын куып тота алмый.  Бу минутларда аның Nissan X-Trail  машинасы үзенең  тарихи туган ягы – Япониягә – йөзеп китеп маташа.

Узган җомга көнне йөзәрләгән балыкчы Гертнер култыгында балык тотканда кинәт  боз ярыла башлаган. Әмма яраткан шөгыльләре белән мавыккан ир-атларны бу кыркытмаган, алар Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ике  кисәтүен  дә инкарь итеп, балык аулауны дәвам иткән.

Тик берничә сәгатьтән соң хәл кискен үзгәргән: боз тизрәк ярыла башлаган һәм боз кисәкләре иң тискәре балыкчыларның машиналарын  тиз арада еракка алып киткән. Балыкчылар машиналарына ташланган, коткаручыларга ике көн дәвамында йөзеп киткән машиналарны куып тотарга  туры килгән. Ә менә бер Nissan X-Trail-ны әле булса боз тоткынлыгыннан чыгара алмыйлар, аны агым  8 км ераклыктагы  Три брата утравына  табан алып киткән.

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас