Берәдәк эт тешләгәннән каза күргән егеткә котыру чиреннән вакцина җитмәгән. Ул мөрәҗәгать иткән медицина учреждениесендә “вакцина юк” дигәннәр.
Уфада яшәүче ир SHOT ПРОВЕРКА белән әңгәмәсендә сөйләвенчә, 13 март кичендә аны сукбай эт тешләгән. Егет шунда ук травмпунктка мөрәҗәгать иткән, аңа вакцина кадаганнар. Бу прививканы 5-6 тапкыр билгеле бер расписание буенча кадарга кирәк, инъекцияләрне төшереп калдырырга ярамый, ди. Март ахырында дүртенче инъекциягә чират җиткәч, травмпунктта тиешле препарат булмавы ачыкланган. Табиблар “медикаментлар юк” дигән.
Егет һәм аның гаиләсеашыгыч рәвештә аңа вакцина кадый алырда хастаханә эзли башлаган. Эттән тешләнгән егет сүзләренчә, тиешле препарат шәхси клиникаларда да булмаган. Бәхеткә вакцина шәһәр дәваханәләренең берсендә табылган.
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.