Дөньяда ниләр бар?
2 апрель 2025, 06:39

Уфалы хатын ... ир-ат булып чыккан

Бу хәл аэропортның паспорт контролендә ачыкланган. 

Ләйсән Каспранская.Ләйсән Каспранская.
Фото:Ләйсән Каспранская.

Уфада яшәүче Гүзәл ире белән 109 мең сумга Дубайда ял итү өчен юлламалар сатып алган. Әмма аларның яллары өзелгән. Чөнки Берләшкән гарәп әмирлекләренә барып җиткәч, Гүзәлнең документлар буенча ир-ат булуы ачыкланган. Киров районы паспорт өстәлендә ни сәбәпледер ялгышканнар.

Ә менә Гарәп әмирлекләрендә мондый хәлләргә бик җитди карыйлар. Алар ир белән хатынны паспорт контролен үткәрмичә үз акчаларына (тагын 100 мең сум...) борып кайтарганнар. Хәзер инде Гүзәл суд карары буенча паспорт өстәленнән акча көтә.

Ә бит учреждениеләрдә шәхси мәгълүматлар язылган теләсә нинди документны  кул куеп алыр алдыннан игътибар белән тикшереп чыгуны сорыйлар. Күрәсең, паспорт өстәле хезмәткәре генә түгел, Гүзәл үзе дә игътибарсыз булып чыккан...

Чыганак: Mash Batash Телеграм-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас