Мәскәүдә эшкуар дәүләт автоинспекторына зур күләмдә ришвәт бирергә маташкан. Хәл болай булган.
35 яшьлек Максим М.ны дүшәмбе көнне Рублёво авылында туктатканнар. "Мерседес" микроавтобусында ул үзе генә булган. Тизрәк барып җитәр өчен ул машинасының түбәсенә мигалка беркеткән һәм Рублёвкага табан җилдергән.
ДАИ хезмәткәрләре туктатып, махсус сигнал законлы урнаштырылганмы дип сорагач, Максим аларга “мәсьәләне 665 мең сумга хәл итәргә” тәкъдим иткән. Полицейскийлар моңа ризалашмаган һәм водительне тоткарлаган.
Шулай итеп, полковник Сергей Кобозев водительдән зур күләмдә ришвәт алмаган иң намуслы гаишник булып чыккан. SHOT Telegram-каналы ачыклавынча, нәкъ ул мерседесына законсыз мигалка урнаштырган водитель бирергә тырышкан 665 мең сум ришвәтне алмаган. Бу сумма полицейскийның хезмәт хакыннан якынча биш тапкырга артыграк.
Сергей Кобозевка – 41 яшь. Менә аның турында кайсыбер фактлар:
— 2017 елда ул 2нче махсус батальон җитәкчесе итеп билгеләнгән, ул вакытта аны “иң яшь комбат” дип йөрткәннәр (Сергейга ул чакта нибары 33 яшь булган).
— 2022 елда ДАИ хезмәткәрләре көне белән аны һәм шәхси составны Дмитрий Песков котлаган.
— 2024 елда Кобозев үзе эшләгән подразделение исеменнән Рублёводагы Неувядающий цветок гыйбадәтханәсенә бүләк итеп борынгы иконаны тапшырган.
Һәм сүз уңаеннан — Кобозев чыннан да күп кенә интервьюларда закон алдында һәм юлда барысы да тигез, ди: әгәр документлар юк икән — бернинди махсус сигналлар да рөхсәт ителми, әгәр көч структураларында эшләмисең икән — ФСБныкы кебек номерлы кысалар да тыелган. Һәм әлбәттә, бернинди кискен маневрлар, юлны кисеп узулар, “шашкалар” да (юлда бертуктаусыз бер полосадан икенче полосага күчеп йөрү) рөхсәт ителми, ди ул.
Мәскәүдә мигалкалы "Мерседес"ны туктатып та Кобозев үзенең сүзләрен раслаган.
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.