Русия халкы, шул исәптә Калининград, Ростов һәм Краснодарда яшәүчеләр дә төнге күктә сәер спиральләрне күргәннәр.
Гадәти булмаган бу күренешне шулай ук Германиядә, Польшада, Венгриядә, Франциядә һәм Европаның башка илләрендә күзәткәннәр. Хәер, бу яңа галактика түгел. Белгечләр бу спиральләрнең атмосферага ташланган бозлы ракета ягулыгының эзе икәнлеген ачыклаган. Аны кичә АКШта SpaceX компаниясенең Falcon 9 ракетасы орбитага чыгарган NROL-69 разведка спутингы калдырган булуы мөмкин.
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.