Дөньяда ниләр бар?
25 март 2025, 06:36

“Аллаһ Әкбәр” дип кычкырган укучыны мәктәптән китәргә мәҗбүр иткәннәр

Бу хәл Кемеровода булган. 

bashinform.rubashinform.ru
Фото: bashinform.ru

Кемеровоның президент кадет училищесыннан Аллаһны данлаган 15 яшьлек укучыны куып чыгарганнар. Бу хакта “Регнум” яза.

Үсмернең әнисе сөйләвенчә, 2024 елда  хәрби әзерлек буенча дәрес вакытында аның улы  янәсе “Әхмәт” спецназын хуплау йөзеннән тәрәзәгә автомат төбәгән һәм “Аллаһы Әкбәр” дип кычкырган, русчадан тәрҗемә иткәндә ул “Аллаһ – бөек” дигәнне аңлата. Ана кеше бу хәлдән соң улының проблемалары башлануын сөйли.

“Класс җитәкчесе  начальникка укучы террорист булып кыланган дип хәбәр иткән дә бу хәлдән соң Диманы кимсетә башладылар. Укуында бер дә юкка бәйләнделәр, корпусны аттестат урынына белешмә белән тәмамлаячак дип  басым ясый башладылар. Минем улым “Аллаһ Әкбәр” тәкъбиренең чын мәгънәсен белә. Ул барлык диннәрне дә хөрмәт итә, шул исәптә мөселманнарны да”, – дип ачынып сөйләгән ана, улының киләчәктә “Әхмәт” спецназында хезмәт итәргә хыялланганын өстәп.

Хатын корпус начальнигына улын кумауны һәм аңа укып бетерергә мөмкинлек бирүне сорап мөрәҗәгать иткән, әмма хәл үзгәрмәгән һәм педагоглар яшүсмерне террорчыларга охшарга тырышучы дип атауларын дәвам иткәннәр. Нәтиҗәдә, малайның әти-әнисенә учреждениедән документларны алырга туры килгән.

Тискәре характеристика аркасында яшүсмер хәзер югары хәрби училищега керә алмаячак. Әмма 2025 елда 10нчы сыйныфны тәмамлаячак малай әзерлеген дәвам итә һәм аңа имтихан бирергә рөхсәт итәрләр дип өметләнә. 

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас