Дөньяда ниләр бар?
24 март 2025, 03:19

Кытай табибы Русия авыруының йөрәгенә дистанцион операция ясаган

Мондый хәлне күз алдына китерү читен. 

Кытай кардиохирургы Ци Цзинь Шанхайда булган килеш, Новосибирскидагы Русия пациентына аритмияне бетерү буенча уникаль операция ясаган. Бу “Стереотаксис” роботлаштырылган системасы –  ерак араларда үтә куәтле магнитлар белән йөрәк эчендә катетерлар белән идарә итәргә мөмкинлек бирүче  Русиядә  бердәнбер җайланма – ярдәмендә мөмкин булган.

Операция сәгать ярым вакыт дәвам иткән һәм йөрәк алды фибрилляциясен дәвалау буенча II Себер саммиты кысаларында көчләрен берләштергән халыкара табиблар командасы күзәтүе астында узган.

 Пациентка алдан ук ритмны боза торган участокны төгәл билгеләү өчен йөрәк алдының 3D-моделен булдырганнар. Процедура вакытында доктор Цзинь система белән гади компьютер тычканы ярдәмендә идарә иткән, ул катетерларны аритмия чыганагына юнәлткән магнитларга сигналлар тапшырган.

Махсус җайланма пациентка үз аңында булырга һәм  хәтта магнитлар эшен ишетергә, шул ук вакытта бер авырту тойгысы да кичермәскә мөмкинлек биргән. Русия белгечләре ассызыклавынча, процедураның хәвефсезлеге стандарт операцияләргә караганда югарырак, ә технология үзе чик буе медицинасында зур алга китеш булырга мөмкин. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас