Владимир Путин белән Дональд Трамп ике сәгать ярым сөйләшкән. Бу дөнья тарихында ике ил лидерының иң озакка сузылган телефон сөйләшүе булган. Сөйләшүдән соң Кремль дә, Ак йорт та йомгак белдерүен бастырган. Президентлар нәрсә хакында сөйләшкән?
Белдерүгә ярашлы, ике ил лидеры Украина конфликты буенча җенктекле һәм ачыктан-ачык фикер алышкан. Алар конфликтны көйләүгә омтылулары, ләкин аның тотрыклы һәм озак вакытлы булырга тиешлеген раслаганнар. Украина конфликтын чишәр өчен, Русия һәм Америка эксперт төркемнәрен оештыру мөһимлеген билгеләгәннәр. Моннан тыш, Владимир Путин 19 мартта Украина һәм Русия арасында әсирләр алмашу вакыйгасы булачагын әйткән. Ул 175кә 175 форматында үтәчәк, дигән. Моннан тыш, Русия Украинага 23 авыр яралыны бирәчәк. Әйтергә кирәк, чынлап та 19 мартта бу эшләр тормышка ашырылды
Кремль белдерүенчә, Русия Украина фронтында утны туктатуга кагылышлы төп шартларны билгеләгән. Киевка чит ил ярдәмен һәм разведка мәгълүматлары белән алмашуны туктату — тәүге шартлар исәбендә. Владимир Путин Дональд Трампның Русия белән Украинаның бер-берсенең энергетика инфраструктураларына 30 көн һөҗүм ясамау тәкъдимен хуплаган. Русия президенты, хәрбиләргә бу хакта фәрман биргән дә инде. Конфликтны көйләү шуннан башланырга тиеш.
Кремль белдерүендә, Владимир Путинның да, Дональд Трампның да Русия —Америка мөнәсәбәтләрен көйләү яклы кызыксынулары әйтелгән. Алар аның бөтен дөнья хәвефсезлеге өчен аерым зур роль уйнавын билгеләгәннәр. Русия белән АКШ арасындагы мөнәсәбәтләрнең янәдән терелүенә ике ил спортчылары арасында хоккей матчы үткәрү мөһим вакыйгаларның берсе булыр иде.
Ак йорт сөйләшүне ничек бәяләгән? Анда ике лидерының телефон аша сөйләшүе тәмамлану белән Украина буенча кичектергесез сөйләшүләр башланачагы турында игълан иткәннәр. Рәсми хәбәрләргә ярашлы, сөйләшүләр Якын Көнчыгышта, моңа кадәр Русия —Америка сөйләшүләре үткәрелгән Сәгуд Гарәбстанында булачак. Соңыннан билгеле булуынча, ул 23 мартта үтәчәк.
Трамп белән Путин сөйләшүен дөньяда ничек бәяләгәннәр? Берләшкән Милләтләр Оешмасы йомгаклау белдерүе чыкканчыга кадәр үк уңай бәяләгән. «АКШ һәм Русия лидерларының бер-берсе белән элемтәдә булулары бик мөһим, без моны бәялибез», дип белдергәннәр БМОдан.
Дөнья матбугатлары да ике ил лидерының сөйләшүе аерым зур мәгънәгә ия һәм аның нәтиҗәләре көтелгәнчә булды диеп бәяләгәннәр.