Владивостокта Эрик Давидычның (билгеле видеоблогер) фанаты блогерның приседание буенча рекордын уздырырга теләп, 2000 тапкыр утырган һәм дәваханәгә эләккән.
Хәл болай булган. 26 гыйнвар көнне 21 яшьлек Никита коллегалары белән 1251 тапкыр утырган Эрикны уздырам дип бәхәсләшкән. Егет кичке 6дан төнге 3кә кадәр утырган да иртән кроватеннән тора алмаган. Арытаба 3 көн дәвамында гадәттәгечә яшәргә тырышкан, эшкә йөргән, әмма көннәрдән беркөнне бәвеленең чәй төсенә кергәнлеген күргән. Ул коточкыч шешенгән, ахырда вак йомышын йомышлый алмый башлаган.
Никита дәваханәгә барган. Анда егетнең барлык анализларының нормадан югары булуы ачыкланган, аеруча креатинин күрсәткече.
"Анализлар нәтиҗәләре бөерләр белән җитди проблемаларга күрсәтте. Моннан тыш, анализларда уремия күрсәткечләре югары — канда матдәләр алмашынуы продуктлары җыела торган халәт, бу кире кайтарылмас нәтиҗәләргә китерергә мөмкин", – диелә хәбәрдә.
Ир-атны нефрология бүлегенә госпитализацияләгәннәр. Табиблар аның бөерләренең 50 процентка гынаэшләвен ачыклаган. Табиблар пациентка дәвалау билгеләгәннәр, нәтиҗәдә аны бөер җитешсезлегеннән дәвалаганнар диярлек. Бөерләрен тулысынча дәвалау өчен Никитага өч айдан бер елга кадәр вакыт кирәк булачак.
Приседание марафоныннан соң Никита 7 килограммга ябыккан. Ә аякларындагы авырту тойгысы яңарак кына беткән. Соңгы 5-6 елда ул бөтенләй спорт белән шөгыльләнмәгән.
Чыганак: lenta.ru