Дөньяда ниләр бар?
7 март 2025, 07:54

Урал медицина вузында укучы 400 студент русча сөйләшә белми, ди

Безнең илдә ничек укый соң алар?

Урал дәүләт медицина университеты җитәкчелеген (УДМУ) чит ил студентларын укытуда вазифа вәкаләтләрен явызларча файдалануда шикләнәләр. Президентка коррөпциягә каршы көрәштә ярдәм итү фонды рәисе, җәмәгатьче Георгий Соболев хәбәр итүенчә, бу бюджетка зыян сала. Аның мәгълүматы буенча, медицина вузында 400 студент русча сөйләшми. Соболев бу уңайдан Свердловск өлкәсе прокуратурасына уку йортын тикшерү үтенечен юллаган. Вузның үзендә бу хәбәрне расламаганнар.

Рус телен дә, инглиз телен дә белмәүчеләргә катлаулы медицина предметларын укытуларына Соболёв шакката. Күп преподавательләрнең  андый студентларны укытыр өчен махсус сертификатлары юк, ди ул.

Җәмәгать эшлеклесе ассызыклаганча, бу хәл фонд хезмәткәрләре тикшерү уздыргач ачылган. Сәбәбе – вузда җил чәчәге авыруы таралган: гыйнварда аны беренче курс студентлары – һиндстанлылар йоктырган. Югары уку йортында карантин ничек башкарылганын тикшергәндә, күпчелек һиндлыларның янәсе рус телендә дә, инглизчә дә сөйләшмәве ачыкланган.

Соболев аңлатуынча, өлкә һәм федераль казнадан чит ил кешеләрен медицина вузларында укытуга зур акчалар сарыф ителә. 

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас