Дөньяда ниләр бар?
4 март 2025, 10:35

СВОда үлгән сугышчының туганнарына коллекторлар килгән

Хәрби кредит картасы рәсмиләштергән булган. 

Төмән өлкәсенең Ялуторовский  районында коллекторлар МХОда һәлак булган сугышчының варисларына килгән һәм аларның бурыч каерып алу өметләре акланмаган. Бу хакта Ura.ru яза.

Ачыкланганча, сугышчы 2023 елның май аенда “Тинькофф Банк”та  кредит картасы ачкан булган. Ахырда кредит картасында бурычлар җыелып киткән, дип белдерә төбәк судлары вәкилләре.

“Бурычларны кайтару таләбе белән компания судка мөрәҗәгать иткән. Әмма судта кредит алган ир-атның варислары җавап тоткан”, – диләр ведомствода. Ул вакытка Төмән өлкәсендә яшәүче фронтта яраланып һәлак булган инде.

Бурыч күләме 256 мең сум чамасы тәшкил иткән, әмма компания бу акчаларны ала алмаган. Законга ярашлы, әгәр бурычлы кеше МХОдан кайтмаса, аның кредитлар буенча йөкләмәләре гамәлдән чыгарыла. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас