Истамбулдан җылы кадрлар. Сукбай эт үзенең үлем хәлендәге көчеген коткарсыннар өчен ветеринария клиникасына алып килгән.
Шәһәрнең Бейликдюзю районында булган бу хәл. Видеокүзәтү камералары төшереп алган кадрлар социаль челтәрләрдә таралган. Көчеген авызына капкан урам маэмаен клиника бусагасында табиблар каршы алган, авыр хәлдәге эт баласының йөрәге чак-чак кына типкән. Көчекне реанимациягә урнаштырганнар, бәхеткә аны коткара алганнар, ә ана-эт һәрчак аның янында булган. Соңрак җирле зооволонтёрлар клиникадан ерак түгел конткарылган көчекнең туганын тапканнар, хәзер инде маэмай гаиләсенең сәламәтлеген ветеринарлар кайгырта.
Менә бит, бәгъзе хәсрәт-аналар балаларын я тапкач, пакетка салып чыгарып ыргыта, я тапса да юньле-рәтле карамый, ә хайваннарда кайсыбер очракта ана инстинкты хәтта көчлерәк тә кебек.
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.