+21 °С
Болытлы
Магнитогорск спелеологлары яңа мәгарәләр эзләү максатында Бөрҗән районының Мәкъсүт авылы тирәсен тикшереп, өйрәнеп чыккан. Бу хакта “Башкортстан” милли паркының телеграм-каналында хәбәр ителә.
“Тубурман үзәне районында алар әле өйрәнелмәгән мәгарәләргә алып бара ала торган берничә воронка тапкан. Әлеге чокырларны өйрәнүне спелеологлар “Башкортстан” милли паркына алдагы килүләрендә дәвам итәчәкләр”, – диелә хәбәрдә.
Чыганак: bashinform.ru