Барлык яңалыклар

Орбан: «Конфликтны тыныч юл белән чишәргә кирәк»

Агымдагы атнада Венгрия башкаласы Будапештта «Дөнья маршы» чарасы үткән.

Орбан: «Конфликтны тыныч юл белән чишәргә кирәк»
Орбан: «Конфликтны тыныч юл белән чишәргә кирәк»

НАТОның Европада сугыш чыгару ихтималлыгына каршы протест белдерү акциясендә дистәләрчә мең кеше катнашкан. Акциядә Венгрия премьер-министры Виктор Орбан катгый белдерүләр ясаган. Венгрия властьлары Европага Русия белән сугышка керергә комачауларга җыена, дигән ул.

         Әгәр конфликт була калса, ул Европаны һәлакәткә китерәчәк.  Шуңа күрә ил каршында, моңа кадәр беркайчан да булмаганча, гаять зур бурыч тора, әмма Венгрия хөкүмәте аны ничек чишәргә кирәклеген белә дигән Орбан. ЕС белән НАТОның куркыныч планнарын тормышка ашыруларына юл куймаска, алдагы Европарламент сайлауларына тынычлык яклы партияләрне сайларга чакырган. Тынычлыктан баш тарту Украина өчен үлемгә тиң дигән һәм конфликтны көйләү турындагы сөйләшүләрне башлау мөһимлеген билгеләгән. Сәясәтче шулай ук Көнбатыш технологияләре белән Русияне җиңү мөмкин түгеллеген дә белдергән.

Фото: rbc.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: