Барлык яңалыклар

Уфа күгендә сәер беспилотник очып йөргәнен күргәннәр

Нәрсә уйларга да белмәссең...

18 мартта   Мәскәү вакыты буенча 13.37 сәгатьтә Уфа аэропортында очышлар җитәкчесенә  112 операторыннан шалтырату килә. Диспетчер  хәбәре буенча, Алексеевка торак пунктыннан 3 км ераклыкта самолет тибындагы БПЛАны күргәннәр. Пилотсыз очучы аппаратны якынча 400 метр биеклектә күзәткәннәр, өчкычның төсе хәбәр ителми. Бу хакта Авиаинцидент Телеграм-каналы язып чыккан.

Очу “С” класслы һава киңлегендә  рөхсәтсез башкарылган, ул  очышлар хәвефсезлегенә зыян салмаган. Мәгълүмат тиешле органнарга – ПВО, ФСБ, Эчке эшләр министрлыгына җиткерелгән. “Режим” сигналы игълан ителмәгән.

Дөньядагы хәлләрне искә алып, ирексездән нәрсә уйларга да белмәссең...

Әйе, чөнки Башкортстанда властьның махсус рөхсәтеннән башка гражданлык пилотсыз очучы аппаратларын куллану тыелган. Тиешле указга республика башлыгы Радий Хәбиров  былтыр кул куйды. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: