Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
8 февраль , 15:17

Карлсон Путиннан интервью алган

Американың киң билгеле Fox News телевизион каналының элеккеге алып баручысы Такер Карлсон Русия президенты Владимир Путиннан интервью алган. 

Карлсон Путиннан интервью алган
Карлсон Путиннан интервью алган

Бу мәгълүматны рәсми рәвештә Русия президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков раслады.

         Дмитрий Песков белдерүенчә, әңгәмә бу атнаның сишәмбесендә булган. Ул махсус хәрби операция башланган вакыттан алып Владимир Путинның чит ил журналистына беренче тапкыр интервью бирүен, аның ни өчен нәкъ менә Карлсон белән сөйләшергә карар итүен аңлаткан. Аның сүзләре буенча, әлеге журналистның эш алымы башкаларныкыннан аерылып тора. «Аның (Карлсонның) карашы башкаларныкыннан аермалы, ул  һич тә Русия яклы да түгел, Украина яклы да түгел, ул ныграк Америка карашын тота. Шулай булуга карамастан, традицион англосаксон басмалары тоткан караштан төптән аерыла»,—диде Дмитрий Песков.

         «Би-би-си» каналы журналисты Стив Розенберг Бөек Британия журналистларының  Русия президентыннан интервью алу буенча күп тапкыр омтылыш ясап каравын белдергәнШулай ук «СNN» каналы алыпбаручысы Кристиан Аманпур белдерүенчә, телеканал күп еллар инде Русия лидерының белән интервью  бирүен сорый.  Ә менә Карлсон Көнбатыш коллегаларының берсенең дә Путин белән очрашырга җыенмады, дигән. 

         Карлсон Русия президентыннын ни өчен интервью алуын аңлаткан. Әйтүенә караганда, Русия һәм Украинада барган вакыйгалар хакында америкалыларның күпчелеге белми. «Аларның бу  төбәк турында реаль күзаллаулары юк», дип саный ул.

         Ул шулай ук аның планнарына Ак йортның каршы төшәргә тырышып каравын әйткән.  Өч ел элек тә Путин белән очрашуга аяк чалмакчы  булганнар.  Журналист сүз иреген тартып алу мөмкин түгел дигән фикердә.  

Фото:bankzaemkarta.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: