Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
25 гыйнвар , 22:03

Әнисе үлгәч, ике тәүлек буена каберне үзе казыган

Мегион шәһәрендә яшәүче Оксана Шустова белән булган  бу  хәл.  

vestniksr.ru
Фото:vestniksr.ru

 Ханты-манси автономияле округының  Мегион шәһәрендә  мәрхүмә әнисе өчен үзаллы кабер казырга мәҗбүр булган Оксана Шустова, властьларның бу хәлгә реакциясе нинди булуын сөйләгән.

“Шәһәр мэры миннән шәхсән үзе гафу үтенде, вакыйга контроль астында, дип ышандырды. Без бүген зиратта булдык, анда эшләр (каберләрне күмү буенча) тулы куәткә бара”, – ди Шустова.

Оксана Шустова туң җирне үзаллы ике тәүлек буе казыган, чөнки муниципаль ритуаль хезмәт эшчеләре  аңа казып куелган каберләр юк һәм алар алдагы атнада гына булачак, дигән. Оксана сүзләренчә, зиратта урын табарга аңа  иҗтимагый резонанс кына  булышкан, әмма каберне барыбер ул  гаиләсе белән бергә казырга мәҗбүр булган.

“Социаль челтәрләрдә тавыш купкач, безгә бер почмакта бәләкәй генә урын таптылар, әмма казуын үзебезгә яисә бик зур акчаларга гына казырга тәкъдим иттеләр. Без  ике тәүлек казыдык”, – дигән хатын. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: