Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
25 гыйнвар , 13:54

Кадрлар кытлыгы белән көрәшәчәкләр

Эшкә урнаштыру өчен Русиягә меңнәрчә африкалыны китерергә карар иткәннәр.

Кадрлар кытлыгы белән көрәшәчәкләр
Кадрлар кытлыгы белән көрәшәчәкләр

Бу хакта үзенең Х социаль челтәрендәге сәхифәсендә Кения дәүләт палатасының рәсми вәкиле Хөсәен Мөхәммәт язып чыккан.

         Русия белән Кения Кениянең 10 мең гражданинын эшкә урнаштыру өчен шартлар булдыру турында килешкән. Алар Русия икътисадының кайсы тармакларында эшләр — анысы төгәл итеп аталмый.

Африканың бу иле Израиль белән дә шуңа охшаш килешү төзегән.  Анда кениялеләр өчен авыл хуҗалыгында 10 мең эш урыны бүленәчәк. Шулай ук Сербия дә төзелеш һәм хезмәтләр күрсәтү тармакларында 20 мең хезмәт урыны булдырачагын белдергән.  Моннан тыш, Африканың 2,5 мең медицина хезмәткәрен Сәгуд Гарәбстаны кабул итәчәк. Германия исә 250 мең африкалыны кабул итәргә әзер.

Әйткәндәй, Русия Фәннәр академиясе Икътисад институтының гыйльми хезмәткәре Николай Ахапкин белдерүенчә, бүген Русия икътисадына 4,8 миллион эшче кулы җитешми.

Фото: 24warez.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: