Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
10 ноябрь 2023, 12:56

Тавык тәпиен үрдәк итенә алмашалар

Болай булгач, тавык тәпие җыя башларга инде. 

https://ufa.aif.ru
https://ufa.aif.ru

Башкортстан Кытайга тавык тәпиләрен озата башлый. Ә алмашка Кытай безгә үрдәкнең күкрәк итен җибәрәчәк.

Республика Кытайга ай саен 700 тонна товар озатырга планлаштыра.

Башкортстанның Сәүдә министрлыгыннан әйтүләренчә, “Кояш асты иле”ндә тавык тәпиенә сорау зур. Аны кытайлар үзләренең милли закускаларын әзерләгәндә күпләп куллана икән. Шулай ук бу илдә тавык аяклары деликатес булып санала.

Бүген Кытайда тавык тәпиенең бер килограммы, тавыкның калган ите белән чагыштырганда, ике тапкырга кыйммәт тора.

Ә кытайлар безгә ел саен 500 тонна үрдәкнең күкрәк итен җибәрәчәк.

Озакламый Кытай үрдәге ашлый башларбызмы икән?

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: