Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
27 октябрь 2023, 16:55

Бер-берсенә янаганнар

Кушма Штатлар конфликт зонасына торган саен күбрәк хәрби көчләр җибәрә.

Бер-берсенә янаганнар
Бер-берсенә янаганнар

Иран президенты Ибраһим Раиси Франция президенты Эммануэл Макрон белән телефон аша сөйләшкәндә Израиль, Газзә секторына һөҗүм ясауны да кертеп, җинаятьләр кылудан туктамаса, конфликтның ныграк киңәеп китү ихтималлыгын белдергән. Чөнки Кушма Штатлар конфликт зонасына торган саен күбрәк хәрби көчләр җибәрә. Мәсәлән, ике авианосец, төркеме, өстәмә хәрби самолетлар һәм ракетага каршы системалар. АКШ президенты хакимияте исә бу адымнар конфликтка кушылыр алдыннан Иранны ике тапкыр утырып уйларга юнәлтелгән дип саный.
Моңа кадәр АКШ дәүләт секретаре Энтони Блинкен Иран яклылар Якын Көнчыгышта АКШ көчләре өчен куркыныч тудыра, әмма Вашингтон моңа әзер дип белдергән.

Фото:timeturk.com

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: